26 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә теләге булган әти-әниләргә БДИ биреп карау мөмкинлеге тудырылды. Бу Бөтенроссия күләмендәге акция. Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды.
2018-2019 нче уку елы тәмамланырга да санаулы гына вакытлар калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чорга Бердәм дәүләт имтиханнарына да күп калмый. Районда 11 сыйныфта укучы …. егет, кыз Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыр дип көтелә. Чыгарылыш сыйныф укучылары рус телен һәм математиканы мәҗбүри бирергә һәм теләге булганда дүрт фәнгә кадәр сайлап алу ихтыяры бирелә. Имтихан тапшыру өчен гаризаларны унберенчеләр 1 февральгә кадәр тапшырып бетерде. Ә, тугызынчы сыйныфта укучыларга сайлау хокукы 1 мартка кадәр бирелде. Алар рус теленнән һәм математика