Найти тему
Тюлячи Информ

Батыр якташыбыз истәлегенә

Бүген Иске Җөри урта мәктәбе базасында район мәгариф бүлеге, районның өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге ДОСААФның район оешмасы тарафыннан мәктәп укучылары арасындаТиләҗе авылы туып үскән якташыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган һәм Әфган сугышында батырларча һәлак булган Илшат Хәйруллин истәлегенә биатлон ярышлары булып үткәрелде. Аның пневматик мылтыктан ату өлеше мәктәп биләмәсендә узса, чаңгы ярышы авыл читендәге чаңгы юлында узды.

-2

Соңыннан, мәктәп спорт залында ярышта җиңүче укучыларны, җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы булып үтте.  Тантанада Әфган сугышы ветераннары -  ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов , Рифнур Насыйбуллин, Илнур Фәрхуллин һәм Валентин Петровлар катнашты һәм чыгыш ясады. Тантананы Иске Җөри урта мәктәбе укучыларының Әфган сугышы һәм Илшат абыйлары Хәйруллин турындагы әдәби-музыкаль композициясе тулыландырды.
Хөрмәтле укучылар, түбәндә сезнең игътибарга әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Фәнил Нигъмәтҗанов тексты һәм фотолары.

-3