Беркатлы сорауга җавап эзләп утырам әле. Аптырап.... 40ны күптән узган бер ханым белән еш аралашабыз. Мәдрәсә тәмамлаган, мөслимә кардәш. Белеме, тырышлыгы, чаялыгы, миллилеге, чибәрлеге – барысы да бар. Кыскасы, булдыра торган хатын. Ләкин кияүдә түгел. Бер бала үстерә. “Татар, намаз укучы мөселман кешесе очраса кияүгә чыгар идем” дия иде. Озак кына аралашмыйча торылды. Беркөнне күрештек.
- Никахлы булдым, - диде шатлыгын уртаклашып.
- Үзең теләгәнчә намазлы татармы? - дим.
- Әйе.
Ләкин бераз сөйләшкәч, кайбер проблемалары булу да ачыкланды.
- Дөрес генә әйткәндә, үкенәм әле мин. Ник бу кешегә кияүгә чыктым икән дип. Ипотека түләргә булышам дигән вәгъдәсенә ышанып чыккан идем. Булыша алмый. Матди хәле мөшкелләнде соңгы арада... Инде әйтсәм әйтим, теләсә нәрсә әйтеп ачуланып та атты. Берничә тапкыр. Аерылырга уйлыйм, кыскасы... – диде офтанып.
Никах дигәне өч айга сузылган. Аңа кадәр өч-дүрт ай аралашканнар. Кияүгә “ипотека түләргә булышу” шартын әйтеп чыккан. Иренең авыр сүзләр әйтүенә дә күңеле рәнҗегән... Матди ярдәм дә юк... Хатын берүзе тормыш йөген тартып барудан туйган...
Беркатлы сорау шул: гаилә ни өчен корыла? Яшьләр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә гаилә кора белми микәнни?! Аннан соң аерылулар күп дип аптырыйбыз. Аптырарлык та.