14 февраль көнне Теләчегә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов килде.
Ул Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында- җаваплыгы чикләнгән “Богородские розы” теплицысында, “ЛМР Пласт” оешмасында эш барышы белән танышты. Соңыннан министр “Дулкын” йөзү бассейнында, “Теләче- Арена” боз сараенда, “Батыр” спорт комплексында булды. Министр бу көнне Орымширмә авылы янәшәсендә урнашкан Булат Хәсәншинның мал сую һәм эшкәртү объектын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада район, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. “Зур объектмы, кечкенәме ул безнең өчен кадерле. Монда Булат Хәсәншинның зур тырышлыгы ята. Яңа объект ачылганлыктан, район халкына тагын өстәмә эш урыннары дигән сүз. җирлектә мал саны арта, мондый пунктларның әһәмияте зур”, -диде үз чыгышында Илдус Зарипов. Тантаналы шартларда кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклар мал эшкәртү пункты белән якыннан танышты. Биредә эшләү өчен бар шартлар да тудырылган.
Бу көнне Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән егерме алтынчы утырышы да булды. 2018 елда районның социаль- икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары яктыртылган утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашында узды.
Район Советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, районның социаль- икътисади үсешенә тукталып, эшләнгән эшкә анализ ясады.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.