Найти тему
Тюлячи Информ

Тәүге хисап җыелышында яңа бурычлар куелды

Бүген, 8 февраль көнне, җаваплыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең еллын хисап җыелышы булып үтте.

Җыелышта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, "Игенче" ширкәтенең учредителе Дамир Каюмов катнашты һәм чыгыш ясады. Ширкәтнең еллык эшчәнлеге белән тармак җитәкчеләре зоотехник Илнур Гыйльметдинов,  инженер Рөстәм Шакирҗанов, агроном Искәндәр Шакиров һәм ширкәт директоры Рәфис Яхин таныштырды. Азактан хезмәт алдынчылары бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары һәм укучыларының концерты белән үрелеп алып барылды.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.