1 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының йомгаклау туры үтте.
Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең 8 в сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш ясады һәм призёр булды, Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.Котлыйбыз!
1 февраля в Нижнекамске прошёл заключительный тур республиканского конкурса родительских комитетов "Секреты дружного класса". В республиканском конкурсе принял участие родительский комитет 8 в класса Тюлячинской средней школы под руководством председателя родительского комитета Л. М. Насибуллиной. Наша команда достойно выступила, стала призёром и награждена дипломом Министерства образования и науки Республики Татарстан. Поздравляем!