Найти тему
Тюлячи Информ

Гражданнарны кабул итте

31 гыйнвар көнне район прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Дәминов Олег Александрович гражданнарны кабул итте.

Кабул итүдә Татарстан Республикасы прокуратурасының социаль сферадагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Айрат Галимов белән районыбыз прокуроры Рим Сөнгатуллин да катнашты. Райондашларыбыз Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына миграция, коммуналь хуҗалык юнәлешләре, инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре, газ һәм электр үткәргечләре белән бәйле булган сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр.