Гыйнвар аенда дөнья җәмәгатьчелеге дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннның 160 еллыгын билгеләп үтә.
Шушы уңайдан 24 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә аның фәнни, иҗади һәм тормыш юлына багышланган “”Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер”, дип исемләнгән фәнни-гамәле конференция булып үтте.
Татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, китапханәчеләр чакырулы булган әлеге чарада Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имам-хатибы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың Көньяк төбәге казые, районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар катнашты һәм чыгыш ясады. Конференция дә аларның хәер-догасы белән башланды һәм тәмамланды. Күренекле дин галимебез, мәгърифәтче Риззаэддин Фәхреддин галиҗанәләре рухына дога кылынды. Чараны алып баручы, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева билгеләп узганча, Республикабызның Әлмәт районы Кичү чат авылында туып-үскән, шунда формалашкан Ризаэддин Фәхреддин 1858-1936 елларда яшәп халкыбызга биниһая зур энциклопедик хезмәт язып калдырган галим. Шулардан иң күренеклесе библиографик хезмәт - “Асар” әсәре. Биредә ул дәүләтчелегебез, милләтебез тарихында иң зур эз калдырган галимнәрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлларын һәм ил-көн алдында куйган хезмәтләре турында язып, аларның исемнәрен мәңгеләштерә.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.