23 гыйнвар көнне “Ихлас” мәчетенә ислам дине кануннары буенча яшәүче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды.
Бу көнне “Без исламда тәрбияләнәбез” дип исемләнгән семинар- киңәшмә узды. Семинарны Талия Зиннәтуллина алып барды.
Семинарда сүз баланың ата-анага игелеге турында барды. Чыгыш ясаучылар үзләренең фикер-уйларын төрле сүрәләр, аятләр белән нигезләп аңлатты. Шулай ук бу көнне әни кешенең балаларын ислам юлы белән тәрбияләүгә ирешү юлларын эзләделәр. “Теләчебездә ислам динен өйрәнергә бар мөмкинлекләр бар. Мәчетебез җылы, уңайлы. Җиде яшьтән, җитмешкә кадәр белем алу һәркемгә фарыз дигән хәдис тә бар,- диде Талия ханым.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.