Найти тему
Тюлячи Информ

Ветеранга медаль тапшырылды

22 гыйнвар көнне Субаш авылында яшәүче сугыш ветераны Иван Егоровның хәлен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин белде.

Ветеранга “Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” медале тапшырды.
Иван Егоров кунакларга рәхмәтен җиткерде.  Җитәкчеләрдән район тормышында булган яңалыклар белән кызыксынды.