Телеңне йотарлык... Пешкән гөбәдияне кискәч, тәме ягыннанн да, төсе ягыннан да бер-берсенә туры килә торган ашамлыклар катлам-катлам булып, аерымачык күренеп тора. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да әзерлиләр, майны күбрәк салалар. Еще больше о татарской свадьбе и никахе можно почитать здесь Иң элек тиз өлгерә торган камыр әзерлик. Кастрюльгә су яисә сөт, чүпрә, шикәр комы, тоз, май салып, бөтенесен бергә әйбәтләп болгаталар, аннары, иләгән он өстәп, катырак итеп камыр басалар.
Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан ашамлыклар пешерергә була. Бер таба гөбәдиягә: 80 г камыр, 350-400 г корт, 1-1,2 кг бүрттерелгән дөге, 200-300 г йөзем яисә башка җимешләр, 10 йомырка, 350-400 г атламай яисә сары май, таба майлау өчен 50 г май. Әзерләнгән камырны майлы табага салалар. Камыр өстенә башта – бүрттерелгән дөге, аннары калын итеп әзер корт, аннан соң тагын дөге салалар. Дөге өстенә 6-8 мм калынлыгында каты итеп пешереп, вак кына туралган йомырка тагын дөге, өскә парланга