Хатын-кызның иң зур бәхете – әни булуда. «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз – ана» номинациясенә тәкъдим ителгән Гүзәлия Габдрахмановага Аллаһы бу бәхетне бишләтә биреп, биш газизенә кадерле әни булырга насыйп иткән. Гүзәлиянең нәфис иңнәренә карыйсың да, таулар күчерер көч-куәтенә, бар җиһанга җитәрлек күңел җылысына сокланасың. Бар йөрәге белән дөньяга гашыйк ул, һәр көннән бәхет эзли, үзенең күңел нурын башкаларга күчерергә омтыла. Юкка гына Сабабаш егете Радик туган авылына кунакка килгән Олы Кибәче кызын тизрәк үзенә пар итәргә ашыкмагандыр. Нибары ике-өч тапкыр гына очрашалар алар, шушы күрешү бер-беренә тиң икәнлекләрен аңларга җитә дә инде. Бүген инде бергә яши башлауларына 19 ел булып, аларның җылы канаты астында биш бала үсә. Балалары хакында сөйләгәндә Гүзәлиянең күзләре ялкынланып, күңеле тагын да канатланып китә. «Мин бик бай кеше. Биш балам – биш бәхетем, тормышымның ныклы терәге – ирем бар. Шушы байлыгыма куанып бетә алмыйм. Аллаһыма мең шөкер итәм. Балаларым тәгәрә