Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чыршылар ныклыгы, бураннар ярсулыгы аңарда!

Күренекле журналист Рим Әхмәтовка — 65 яшь.
“Кызыл таң”да 18 ел эшләп пенсиягә чыкты. Бу чорда “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә, Тәтешле районы хакимиятенең Әнгам Атнабаев исемендәге премиясенә лаек булды. Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының, шулай ук республиканың кайбер ведомство һәм хезмәтләренең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ике тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты булып танылды.

Рим белән без ул редакция­безгә эшкә килүдән байтак ал­­да — сиксәненче еллар урталарыннан әйбәт танышлар идек. Командировкаларга еш йөрелгән ул заманнарда һәр районда киңәшләшер, ярдәм-ләшер, таяныр дуслар булдырырга тырыштык. Тәтешле тарафларында андый дустым Рим Әхмәтов иде. Чагыштырмача яшь килеш райком

секретаре, райсовет рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы бу егет бөтен нәрсәдән хәбәрдар, кешеләр белән җиңел аралаша, кайда да үзен хөрмәт итәләр. Җаны-рухы белән матбугат кешесе икән, үзенә “гәзит чире” үтмәслек йокканлыгын, 17 яшендә үк сайлаган һөнәрен сагынуын сиздереп куя иде.

Ул чаклардан соң күп сулар аккач, гомеренең түгәрәк бер датасы алдында тору уңае белән, әле килеп Рим Фәрхулла улы үзенең хезмәт биогра­фия-сенең башын шулай искә тө­шерә:

“Үзебездән 7 чакрымдагы Ялгызнарат урта мәктәбен 5 ел җәяү йөреп тәмамлаган 1971 ел гомеремдә иң авырларның берсе булды. Чөнки, бүген бу хакта искә алуы да оят, кулга аттестат алган көндә дә үзем­нең кем булачагым хакында ныклы гына карарым юк иде. Әтәй гомер буе колхозда ат карады, инәй исә төрле эшкә йөрде. Икесе дә авыр эштән чиләнгән булганнардыр, күрә-сең, алар минем шофер яки кимендә тракторчы булып эш-ләвемне, “көрәп” ашлык алуымны телиләр иде. Абыем Рә­фыйкның, 8нче сыйныфны тә-мамлау белән, Казахстанда яшәүче икетуган Рәзиф абыебыз янына китеп “олагуы”да аларның бу теләген көчәйтте шикелле. Ничек тә алар мине авылда калдыру ягында иде. Ә минем, киресенчә, анда калырга һич кенә дә теләгем булмады.

Район гәзитендә мәктәп тормышыннан бәләкәй генә хәбәрләрем басылганы бар иде, әлбәттә. Ләкин “мин журналист булырга телим”, дип уйларга түгел, хәтта хыялланырга да кыюлыгым җитмәде. Чөнки ул чакта безнең 45-50 генә йортлы Яңа Кодашта үсеп, югары белем алган кеше юк иде. Югары белем минем өчен буй җитмәслек биеклек булып күренде.

Тәтешле аэропортында ел­га флоты формасындагы яшь кенә егетне күреп, аңа чын мәгънәсендә гашыйк булганым хәтердә. Аның киеменең, башындагы кокардалы фуражка­сының үзенә шулкадәр килешеп торуы! Шул минутта ук елгачы булырга дигән ныклы карарга килдем һәм барлык кыюлыгымны җыеп, егеткә сүз куштым. Уфа елгачылар училищесын тәмамлап, Агыйдел елга пароходчылыгында эшли икән. Әмирҗан исемле сыйныфташымны күндердем дә, киттек Уфага. Училищеда безне бик җылы кабул иттеләр. “Фатир таба алсагыз, укырга кабул итәбез”, — диләр. Бик куанып, Затон урамнары буйлап фатир эзләп киттек. Әмма барлык йортларда да диярлек: “Бик кертер идек тә, бездә 5-6 курсант яши шул инде”, — дип бо­рып чыгардылар. Авылга кайтып китүдән башка чара калмады.

Әтәй белән инәй мине кызганган булып кыландылар. Ләкин күреп торам, куанычлары эчләренә сыймый. Ярый, күңел­ләре булсын, дип, җиң сызганып авыл эшенә чумдым. Әтәй фермада башмаклар карый иде, аның урынына эшкә йөри башладым.

...Кар төште. Җәен ремонт күрмәгән ферма каралтыларындагы тишек-тошыклардан салкын җил өрә башлады. Тирләп-пешеп силос бушатканнан, яки малларга кайнар буы чыгып торган пешкән бәрәңге таратканнан соң мондый җил­дә “чыныгу” бер дә рәхәт түгел. Эштән кайтып утырдым да, болар хакында тозлап-борычлап тәнкыйть мәкаләсе язып, район гәзите редакциясенә озаттым.

Шуннан бер атнадан эштән кайтуыма өйдә ике хат көтә. Берсе редакциядән, икенчесе — колхоз идарәсеннән. Калтыранган кулларым белән, билгеле, беренчесен ачтым. Һәм үз күзләремә үзем ышанмыйм — мине редакциягә эшкә чакырганнар. Ура! Теләр-теләмәс кенә икенче хатны ачам. Партком секретаре Мөстәкыйм абый Әсхатов колхоз үзәге Ялгызнарат мәдәният йортына директор итеп чакырган. Әтәй белән инәйне, әлбәттә, икенчесе ныграк кызыксындырды. “Клубта эшләсәң, колхоз ашлык бирер иде”, дип җайлап кына үз линияләрен бөгә башладылар. Нәрсә уйларга да белгән юк. Район үзәгендәге тормыш билгесезлеге белән куркыта. Ә Ялгызнарат клубы сәхнәсендә җырлап-биеп үстек. Күңел — шунда, ә акыл редакциягә тарта.

Безгә ерак түгел Шәриф бабай яши иде. Яшь чагында Пермь өлкәсендә шахтада эшләгәндә пар казаны шартлап, ике күзе дә тома сукырайган. Ул еш кына кичләрен әтәй янына кереп, озаклап сөйләшеп утыралар иде. Сүзлә-ренә колак салып, Шәриф ба-бай­ның күп кенә күзле кеше-ләргә караганда да “ерактан күрүен” чамалаган идем инде. Шуңа янына кереп, күңелем-дәге шик-шөбһәләремне сөй-ләдем. Ни сәбәпледер, ул мине “солдат” дип йөртә иде.

— Солдат, син Хәмит авылга (Ялгызнаратның халык телендәге атамасы шулай) барсаң, иң күбе — аракы эчәргә өйрәнерсең. Ә районга барсаң, кеше булырсың...

Шәриф бабайның бу сүзләре күңелемдәге барлык икеләнү-ләремне таратты. Шуңа өйгә кайтып, ятып йокладым да, иртәнге сәгать 5тә торып чәй эчеп, җәяүләп Тәтешлегә юлландым. Әтәй белән инәй нәр-сә әйтергә дә белмичә капка төбендә озатып калдылар. Беләм инде, Ялгызнаратка бул­са, әтәй ат җигеп озатып калган булыр иде. Дәшмим, чөнки үз гаебемне беләм. Үз гомеремдә беренче тапкыр аларның сүзен ектым бит!

Бу — 1971 елның 22 декабре иде. Бүген миңа 65 яшь. Һәм шушы юл минем олы тормышыма юл башы булды, дип зур горурлык белән әйтә алам.

Редакциядә мине җылы кабул иттеләр. Ул чорда эшләгән барча кешеләрне исемләп атау мөмкин түгел, шулай да җа­вап­лы секретарь Лена Гамилова, бүлек мөдирләре Резеда Гыйззәтуллина, Ләлә Ибәтул­лина, беренче мөдирем Искән­дәр Мөгаллимов, фото­хәбәрче Малик Нәҗипов журналистика өлкәсендәге беренче остазларым булдылар. Соң­­рак армия-дән Дарвин Ибә­туллин кайтты. Ул фотохәбәрчедән гәзит мө­хәрриренә кадәр күтәрелде. Дарвин мине кеше белән сөйлә­шергә өйрәтте, дип әйтсәм, һич арттыру булмас.

— Римгә начар сүз әйтмә­гез, ул безнең гәзитнең мөхәр­рире булачак кеше!

Лена апаның бу сүзләре фәрештәнең “амин” дигәненә туры килгәндер, күрәсең. Чыннан да, 1991 елның сентяб­рендә мине районның “Җитәк­че” гәзите мөхәррире итеп сайладылар...”

Хәер, вакыйгаларны ашыктырмыйк әле. Берничә айдан Римне армиягә алалар. Евро-паның үзәгендә — Германиядә хезмәт итә. Кайтып солдат киемен салгач, башка тармакларда — мәктәптә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында, Уфадагы бер заводта үз көчен сынап карый. Әмма гәзиткә тартылу барыбер үзенекен итә — Рим Әхмәтов 1976-80 елларда район гәзитенең бүлек мөдире булып эшли. Ә арытаба аңа өч ел КПСС райкомы­ның пропаганда һәм агитация (үзе әйтмешли, “халыкка үгет-нә­сыйхәт бирү һәм коткы тарату”) бүлеге инструкторы, дүрт ел Карл Маркс исемендәге колхозда партком секретаре булып эшләргә, Свердловск югары партия мәктәбен тәмам­ларга, аннары партия райко­мының идеология буенча

секретаре, район Советы рәи-се урынбасары вазыйфаларын башкарырга туры килә. Күрүе-безчә, мөхәррир кәнә­фиенә ул берничә югары урында тәҗрибә туплап, чын мәгънәсендә өл-гергән җитәкче булып килеп утыра. Шуңа да коллектив белән уртак тел табып, бер-берсен аңлашып җиңел эшли­ләр. Биш елда район гәзитенең тиражы 3,2 мең­нән 5,5 мең данәгә күтәрелүе моңа ачык мисал. Мөхәр­рир туган районында матбугат сүзенең кадерен белүче халык яшәве белән дә горурлана иде.

Тәтешленең ул вакыттагы башлыгы Фрид Әрмәншинның иртәнге оператив киңәшмә-ләрдә: “Рим Фәрхулловичка комачауламагыз, ул үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара”, — дигән сүзләре аны чынлап торып канатландыра иде.

1996 елда югарыдагы ки-ңәшмәдә Президент Мортаза Рәхимов “Кызыл таң” мөхәрри­ренә болай дип дәгъва бел­дерә: “Гәзитегездә Урал аръягын сирәк яктыртасыз, республиканы милли яктан бүлү килеп чыга бит бу!” “Сибайда безнең үз хәбәрчебез булачак, хәлне тиз арада төзәтәчәкбез!” — дип сүз бирә мөхәррир. Редакциягә Тәтешледән килеп әле бер генә атна эшләүче Рим Әхмәтовны күздә тота үзе. “Мин бүгенге кичке поездга утырып китәргә әзермен!” — ди Рим мөхәррир сүз башлау белән.

Шулай итеп Сибайга барып урнашты. Бер ел кунакханәдә яшәгәннән соң, фатир бирде­ләр. Монда, мәсәлән, Тәтешле белән чагыштырганда башка менталитет, башка традиция-ләр, гореф-гадәтләр. Рим монда да, һәр урындагыча, җиң сыз­ганып журналистика хез-мәтенә чумды. Сибай һәм Баймак шәһәрләреннән тыш, Әб-җәлил, Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарыннан хәбәрләр әзерләп, редакциягә җибәреп торды. Андагы җитәк-челәр һәм халык белән килешеп, уртак тел табып эш­ләде. Сибайда яшәп иҗат иткән биш ел эчендә ул бу төбәк тормышын, шәхесләрен, табигатен күрсәткән тирән эчтәлекле бихисап мәкалә, сурәтләмә, очерк язды. Һәм шул ук вакытта гәзитебезне, ә аның битләре аша татар милләте­нең үткәнен, бүгенгесен башкорт халкына танытты.

Каләмдәшебез Урал аръягында якты эз калдырды дип икеләнмичә әйтеп була. Ул якларда туып-үскән, эшләгән башкорт кардәшләр белән сөйләш-кәндә: “Безнең Рим агай ни хәл­ләрдә анда? Күрсәгез сәлам әйтегез”, — дигәнне еш ишетер­гә туры килә.

Рим Әхмәтовның “Кызыл таң” аппаратына бүлек мөдире итеп кайтарылуы (2001 елның августы) гәзит битләрендәге материалларның тематикасы киңәюенә һәм тирәнәюенә булышлык итте. Гаять бай тормыш тәҗрибәсе, белемен даими камилләштерүе аңа нинди темага да кыю тотынырга, ке-шеләр сокланып укырлык мәка­ләләр язарга ярдәмләшә. Яшь чагында эштән аерылмыйча институтның тарих факультетын тәмамлаган. Алдарак телгә алынуынча, югары партия мәктәбе аңа күп нәрсә биргән. Һәм тагын бер соклангыч сыйфаты — ул гомер буе үзаллы бик күп укый. Тарих, философия, сәясәт, икътисад... Болар гына да түгел. Татар һәм башкорт әдәбияты һәм сәнгате буенча шушы өлкәләр белгечләре белән тиң дәрәҗәдә әңгәмә кора ала ул.

“Кызыл таң”да эшләвенең соңгы 10 елында Рим Фәрхулла улы җаваплы секретарь вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды. Гәзит чыгаруның иҗади гына түгел, технологиясен дә энәсеннән җебенә кадәр бе-лүне, хезмәткәрләргә карата таләпчән, гадел, кешелекле мөнәсәбәт сораучы вазыйфа бит бу.

60 яшен тутырып пенсиягә чыккач та ул мәкаләләрен бер-бер артлы язып кына тора. Өч елдан артыграк кына ял иткәннән, дөресрәге, ирекле иҗатта булганнан соң, 2017 елның маенда яшәү урынын Нефтекама шәһәренә алмаштырып, Краснокама районының “Кама таңнары” гәзитенә хәбәрче булып урнашты.

Рим Әхмәтовның балаларын укыту, эшкә урнаштыру хәстәр-лекләре белән йөрүен дә хә-терлим. Улы Радмир — энергетик, Екатеринбургта, кызы Радмила — бухгалтер, Тәтешле районында. Каләмдәшебез — өч оныкка картәти.

Рим Әхмәтов тизлекне, көчне сынландыручы Ат елында буранлы февраль аенда җилләргә баш бирмәс горур чыршылар төбәгендә туган. Арттан этүчесе дә, алдан тартучысы да булмаган хәлдә тормыш арбасын гомер буе төпкә җигелеп тарта. Аның булмышында чыршылар ныклыгы да, бураннар ярсулыгы да бар. Аңа үзе артыннан ияртә белү, иң четерекле хәлләрдә дә югалып калмау, тәвәккәллек, үз сүзеннән кире кайтмау хас.

Киләчәктә дә шундый булып кал, каләмдәшебез, дип телисе килә.

Фәрит Фаткуллин.