Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Инцидент”, җылыт!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә хатлар килүен дәвам итә.

“Уфаның 115нче гимназиясен җылытырга ярдәм итсәгез иде. Бүген укучыларның ата-аналарына сыйныфларда температура 12-14 градус булуы һәм балаларны җылырак киендерү зарурлыгы турында хат килде. 1-2нче сыйныф балалары ничек укырга тиеш? Алар бияләй киеп утырмас бит инде! Ярдәм итегез!” - дип язалар аңа гаҗиз булган ата-аналар.

Республикада гамәлгә кертелгән “Инцидент” системасы эшне кыска тота. Аз гына вакыт эчендә Уфаның Совет районыннан түбәндәге җавап килгән:

“Гимназия һәм Совет районы хакимияте хезмәткәрләре, әлеге бинаны хезмәтләндерүче аутсорсинг компанияләре һәм район буенча торак хуҗалыгы идарәсенең авария хезмәте белән берлектә,ү учреждениенең җылыту системасын тикшерде. Үзәк җылыту системасын көйләделәр. Мәктәп бүлмәләрендә тиешле температура булдырылды.

Хөрмәт белән хакимиятнең мөрәҗәгатьләр белән эш буенча бүлек эксперты Ирина Сабитова”.

Фото: zik.ua