Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Әбинең акчасын кем урлаган?

Уфа полициясенә 78 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Хатын алдау юлы белән билгесез кешенең аның 700 мең сум акчасын урлавы турында хәбәр итә.

Тәртип сакчылары шуны ачыклый, урамда әби янына таныш булмаган хатын килә, ул үзен ерак туганы дип таныштыра. Хатын банкта эшләве турында әйтә. Ул “сер итеп кенә” акчаларны алматыру булачагы турында сөйли. Аферистка әбигә акчаларын алмаштырырга тәкъдим итә. Бу мәсьәләдә синең туганыңа ярдәм иттем инде, дип тә өсти.

Каушап калган пенсионер ханым риза була һәм банк исәбеннән алып, акчаларын аңа ышанып тапшыра. Аферистка акча алгач, кача.

Сәгать ярым көтеп торганнан соң, әби үзенең алданганын аңлый. Пенсионер ханым полициягә бу хәл турында хәбәр итә.

“Хәзер полиция өлкән яшьтәге кешеләргә ышанычка җиңел керә ала торган хатын-кызны эзли. Әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган”, — дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: "Башинформ" сайтыннан