26 гыйнварда «Timerman” (Тимерман) проекты үзенең спорт сезонын беренчеләрдән булып Байлар Сабасының Сабинка елгасы буенда төнге чаңгы ярышлары белән башлады. Зәмһәрир салкын көн булуга карамастан, районыбызга Россиянең 7 төбәге, Татарстанның 10га якын районыннан 350дән артык иң көчле спортчы килде. Старт сызыгына 15сәгать 30 минутта иң беренчеләрдән булып 300 метр дистанциядә узышырга балалар басты. Көннең үтә салкын булып, температура -17 градус күрсәтүенә карамастан, 40 тан артык бала билгеләнгән дистанцияне чын спортсменнарча үтә алдылар. «Суыктан курыкмыйча, быел узышка килгән балаларның күбрәк булуы аеруча шатландыра, аларга теләктәшлек күрсәткән әти-әниләренә зур рәхмәт. Мондый матур мәйданчыкны, мондагы шартларны тагын да күбрәк балаларга күрсәтәсе иде», – ди «Тимерман» сериясенең башкарма директоры, балалар узышы координаторы Алена Сергеева. Ярышта катнашучылар арасында Башкортостан, Удмуртия, Киров өлкәсеннән дә балалар булуы да бәйгенең популярлыгын дәлилли иде. Әле 3 яшь