19 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2005-2006 елгы егетләр,2003-2004 елгы кызлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” проекты кысаларында Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында мини-футбол буенча узучы республика ярышларының финал этабы узды. Ярышларда Әгерҗе, Арча, Спас, Теләче районнары, Казанның 18- нче мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 5, 30, 44 нче мәктәпләреннән командалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- егетләр арасында:
1 урын-Яр Чаллы шәһәренең 5 нче урта гомуми белем мәктәбе;
2 урын- Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы урта гомуми белем мәктәбе;
3 урын -Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- кызлар арасында:
1 урын- Әгерҗе шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе,
2 урын - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын – Казан шәһәренең 180 нче гимназиясе.