Найти тему
Тюлячи Информ

Качману суы – көч, сихәт бирә(Фотолар)

Бүген, 19 гыйнварда, православие динен тотучылар Качману – чумылдыру (Крещение Господне)бәйрәмен билгеләп үтте.

Шушы уңайдан, районыбыз чиркәүләрендә тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы булып үтте, православие динен тотучы райондашларыбыз махсус ясаган, изгеләндерелгән бәкегә чумдылар. Әлеге су могҗизалы көчкә ия, чирләгәндә сихәт, шифа бирә, ди алар, Һәм Качману көннәрендә изгеләндерелгән суны күбрәк алып калырга тырышалар. 
Түбәндәге рәсемнәрдә, сез, бүген, Шармыш авылы чиркәвендә булып узган гыйбадәт кылу, суны изгеләндерү һәм бәкегә чуму йолаларын күрәсез.  Пановая Гора  һәм Шармыш авыллары арасына урнашкан чишмә суын Теләче һәм Шармыш авыллары чиркәве иеерие Алексей атакай Павлов изгеләндерде.
Фәнил Гаязов фотолары һәм тексты.