18 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә “Тәҗрибә уртаклашу - укытучының белем бирү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә төп шарт” темасына район семинары булып үтте.
Семинарда югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Г.З. Фархуллина, “ Укытучы – остаз ” гранты иясе буларак, югары дәрәҗәдә ачык дәрес һәм мастер класс күрсәтте. Социал – педагог Ф.Х. Шамиева үткәргән мастер – класста катнашучылар балаларның уй - хисләрен, фикерләрен дорес ачырга өйрәнделәр. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. һәм башлангыч сыйныф укытучылары, остаз укытучы Г.З. Фархуллинаның укыту - тәрбия эшчәнлеген өйрәнделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.