Бакчасына чүлмәге белән алтын күмелгәнен каяндыр ишеткәне булган кеше кулына көрәк тотмый калмый.
Яшәгән җиренең үткәненә кагылышлы кызыклы мәгълүматлардан хәбәрдар булганнар, төрле риваятьләр тыңлап үскәннәр дә тарих белән кызыксына башлый. Бу изге эшкә барыннан да бигрәк хезмәте тарих фәнен укыту белән бәйлеләр һәм туган авылың борынгы ядкарьләргә бай икәнлеген, күренекле шәхесләрен белгәннәр алына. Әйтик, нигезе биш гасыр элек салынган Шыңар ягы авыллары тарихын да “Яшел бишегем син, Чулпыч авылы” дигән публицистик-документаль хезмәт авторы Айдар Гариповтан башка күз алдына китереп булмый дисәм, арттыру булмас. Бу яклар күренекле шәхесләре белән күпләргә билгеле, халык күңеленә кереп калган вакыйгалар да байтак. Шыңар төбәгенең үткәне белән 60нчы елларда ук тарих укытучылары Фирдәвес Галиева, башлангыч сыйныфларда укыткан Шәмсенур Вафина кызыксынып, шактый материал җыйганнар. Алар, билгеле, Казан архивларына йөрмәгән, өлкәннәрдән сораштырып, халык күңелендә сакланган вакыйгаларны гына теркәгәннәр. Тарих фәне укыта башлагач, бу эшкә Айдар Гарипов та алына. Игътибарга лаеклы вакыйгалар турында ешрак ишетә башлый, очраклы әңгәмәләрдән дә шактый ядкарьләр таба ул. Иң мөһиме, архивка юл яра.
“Шыңар авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган,– дип сөйли Айдар Моталлап улы. – Кече Шыңарда Хәмит Тимуршиннар бакчасында сакланган борынгы кабер ташы XVI гасырга карый, димәк, авылга аңарчы ук нигез салынган булган. Олы Шыңар урта мәктәбе артындагы кырда тагын бер кабер ташы бар. Шулардан чыгып, Шыңарга ким дигәндә 1500 елларда нигез салынган дип расларга була. Документаль дәлилләүгә килгәндә, Шыңарда базар булуы турында ишеткән бар иде. Чыннан да, архивлардан моны раслаган документаль материаллар таптым. Үткенрәк кешеләре волость үзәгеннән еракта урнашкан авылда базар ачтыруны сорап губернаторга мөрәҗәгать иткәннәр һәм рөхсәт алуга ирешкәннәр. Элек авылларны урман урап алган диләр. Эзләнә торгач, моны раслаган 1700 елгы карта килеп чыкты, бик яхшы эшләнгән, Мишә буйлары корабль төзү өчен урман буларак дәүләт реестрына кертелгән, агачларны кисәргә ярамаган. Без яшь вакытта Олы Шыңардан Хуҗи бабай 21 елгы ачлык турында сөйли иде. Кеше күп кырылган. Мәрхүмне гүргә иңдергәч, тагын кемдер ачтан үләргә ята дип, чак-көч казылган каберне күмми торырга кушканнар. Әмма болар телдән генә сөйләнгән вакыйга. Архивка кереп, 1921 елда Мишә буенда көчле корылык булуы, кырларны саранча басуы, болай да бик аз игенне юк итүче фәлән кадәр пот корткыч җыеп алынуы турында рәсми мәгълүматка юлыктым. Шунысы үкендерә: Хуҗи бабайлар буыныннан күбрәк сораштырып калынмаган”.
Әйе, ул буын күп хатирәләрне үзе белән алып китте. Без ул вакытта алар сөйләгән вакыйгаларны кәгазьгә теркәп куя алмаганбыз, кызганыч, билгеле. Шулай да үкенеп утырып булмый, эзләнәсе. Айдарның туплаган кадәр архив мәгълүматлары, кульязмалары да янәдән бер хезмәтлек була язган. Авыллар чукындыру белән бәйле материаллар, Сенатның 1740 елларда мәчетләрне җимерү сәясәте, Сабай мулласының русча укытуны сорап язган прошениесе нигезендә авылда дәүләт мәктәбе ачылуы, колхозлар тарихы, Олы Шыңарда 14 ел балалар укыткан Габделмәннән Рәхманколый, аның Тукай белән дус булган журналист улы Солтан Рахманколый турында кызыклы мәгълүматлар һәм башкалар – болар барысы да укучыга ирештерүне көтә. Тарих ул – чын дөреслекне ачу. Бервакыт Чулпычта авылның Ленин белән укыган кешесе булганлыгы турында сөйлиләр. Бу сүзләр белән Айдар Гарипов кызыксына, Ленин томнарын актара башлый һәм аның 1878 елда Чулпычта туган Кәлимулла Хәсәнев икәнлеген ачыклый. Озакламый аларның гаиләсе Казанга күчеп киткән. Белемле мөгаллим Башкорстанда укытканда халык арасында ихтирам казана, 1907 елда Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Кәлимулла Хәсәневне таныткан гамәле – аның милли мәктәпләр мәсьәләсенә багышланган чыгышы була. Шуннан соң Думада гауга куба, татарларны укырга Төркиягә китәргә өндиләр. Габдулла Тукайның “Китмибез!” шигыре дә нәкъ менә шушы К.Хәсәневнең Думадагы чыгышы белән рухланып язылган. “Әлбәттә, Кәлимулла Хәсәнев Ленин белән укымаган, юлбашчы аны Думага карашын белдереп язган мәкаләсендә искә алган булган. Якташыбыз белән горурланган Чулпыч халкының аның абруен тагын да күтәрәсе килгән, күрәсең”,– дип ачыклык кертә Айдар. Алай гына да түгел, 1948 елда вафат булган К.Хәсәнев турында хәтта балалары да әтиләрен Башкортстанныкы дип уйлаганнар. Айдар Гарипов аның КАИда укыткан улы Рөстәм белән очраша, балаларын Чулпычка да алып кайта, аларга дөрес мәгълүмат бирә.
Булган материаллары тузан җыеп ятмый. Ул 1995 елда оештырган туган якны өйрәнү музее – Олы Шыңар мәктәбенең горурлыгы (Төп фото). Биредә быел февральдә 30 еллыгы билгеләнәчәк Әфганстан сугышы темасы да аерым урын алып тора. Әле бит “Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесенең газета-журналларда чыккан язмалары да байтак. Алардан чыгып ул оста каләмле журналист булып күзаллана. Тарих ул шундый бер дөнья, анда ачылмаган серләр бик күп дип саный авыл мөгаллиме. Без аларны тирәнтен өйрәнергә, гыйбрәт алу өчен дә, үткән тарихыбызны яхшы аңлау өчен дә, киләчәгебезне дөрес билгеләү өчен дә белергә тиеш. Бу заман таләбе дә, борынгы бабаларыбыз васыяте дә.
Фәнил Мәүлетов.