Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тауда туңып үлгән

Свердловск өлкәсендә чыгышы белән Башкортстаннан, Бәләбәйдән булган 35 яшьлек Елена исемле ханым туңып үлгән. Ул үзенең адашы, 31 яшьлек ахирәте белән "Серебряный Камень" турбазасына ял итәргә барган булган.

Ахирәтләр 19 гыйнвар көнне үк югалган. Алар үзләре белән азык-төлек тә, шырпы да алмаган.

Төркем составында ике Елена турбазадан тауга сәфәргә чыккан. Тау башына менеп барганда ханымнар, танышларын очратып, сөйләшеп торып, төркемнәреннән арттка калган.

Бу мәлдә кар ява башлаган, элемтә начарланган. Төркемдәгеләр, ике Еленаның югалуын белгәч, таудан төшә-төшә, аларны ике сәгатьләп эзләгән. Таба алмагач, базага кайткач, коткаручыларга хәбәр иткәннәр.

35 яшьлек Елена үлгән, аның улы ятим калган Икенче Елена реанимациядә, хәле бик авыр, аяк-кулларын кисәргә туры килмәгәе, ди табиблар.

Фото: yuga.ru сайтыннан