Найти тему
Тюлячи Информ

“Виктория” фестивалендә

12 гыйнвар көнне Казанда Камил Галимҗанов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә 9 нчы Халыкара “Виктория” дип исемләнгән сәнгать фестивале булып узды.

-2

Балалар һәм яшүсмерләр арасында оештыручы торган әлеге фестивальдә район Сәнгать мәктәбе каршында оешкан “Мисолька” вокаль ансамбле дә (җитәкчесе Рузия Ренат кызы Биктимерова) катнашты  һәм  “Вокал” номинациясенә 3 дәрәҗә, ә аерым башкаручылар арасында шушы ук ансамбльнең кече төркеменә йөрүче Камилә Галимҗанова 2 дәрәҗә лаурает исеменә лаек булды.  Ә Рузия ханым исә фестиваль - бәйгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Талантлы балаларга һәм аларның алыштыргысыз җитәкчеләре Рузия Ренат кызы Биктимеровага киләсе фестиваль - бәйгеләрдә уңышлар теләп калабыз.

-3
-4
-5