Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Халык җыеннары дәвам итә(Фоторепортаж)

Бүген аның чираттагысы Олы Мишә авыл җирлегендә булды.

Җыенда  катнашучыларны җирлекнең еллык эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Гаптелнур Маннапов таныштырды. Фикер алышуларда җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Олы Мишә урта мәктәбе директоры Айнур Сафин, Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Дамира Миннебаева, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Люция Галимова, Олы Мишә мәдәният йорты директоры Нурмөхәммәт Насыйбуллин, полициянең участок вәкаләтлесе Рәмис Шәрәфиев, Шәмәрдән телеүзәге җитәкчесе Айрат Хаҗиев катнашты.  Авыл җирлегендә яшәүчеләргә дәүләт тарафыннан субсидияләр сыйфатында бирелә торган ярдәмнәр турында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин таныштырды.  Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов чыкты.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.