Илһам Шакировның Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев шигыренә язган җырындагы шушы сүзләр бүген аеруча аһәңле. Сөекле җырчыбыз гаҗәеп гади һәм бөек кеше булды. Бу аның төрле елларда әйткән фикерләрендә дә чагыла. Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм. Җырчыларның төрлесе бар. Җырчы нинди булырга тиеш? Аңа нинди таләпләр куела? Миңа бу сорауны еш бирәләр. Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш. Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын, җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле... Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милл
Мин бит, сөю җырын җырлап, ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам!
17 января 201917 янв 2019
46
3 мин