Моны халыкның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләрендә калдырган күпсанлы комментарийларыннан күрергә мөмкин.
Әйтик, Әлшәй районының Раевка авылында яктыртылган урамнар күбәйгән, Уфада “Башкирия” сәүдә үзәге яны да яктырган. Уфалылар, шулай ук, Кашкадан күле паркында фонарьлар яна башлауга рәхмәтле.
Кешеләр технологик яктан сыйфатлы яктырткычлар куелуын уңай бәяли. Мәсәлән, Салаватта җәяүлеләр йөри торган юлларда светодиод яктырткыч куелган. Бишбүләк районында авылларда фонарьлар арткан.
Дүртөйле шәһәре ихаталарында гадәти лампаларны диодлыга алыштырганнар, алар күпкә яктырак яна башлаган.
Фото: Флора.ру