Кеше гомере – чылбыр. Ул өзелгәнче без исән. Ә буыннары – гомер мизгелләре. Аларның бар ныгы, йомшаграклары, бар шомарып көмештәй ялтыраганнары. Милиция ветераны Фоат Гаделша улының гомере дә әнә шундый өзелмәс буыннардан тора.
Хезмәт юлы белән бәйләсәң, бу чылбырның корычтан чүкелгәнлеген күрәсең. Иң элек Сатыш авылында эш сөючән Әхмәтшиннар гаиләсендә туган Фоатның эчке эшләр органнарында 14 елга якын хезмәт куйган шәхес буларак күпләргә таныш икәнлеген әйтик. Шәхсән аны электән – 100 еллык тарихлы комсомолда ВЛКСМның район комитетында II секретарь булып эшләгән чагыннан ук беләм. Бер бина баскычларыннан менеп йөрдек. Бик энергияле, гаярь, физик нык егет иде. Аны мәктәп яшендә үк спорт чыныктыра, Казанда 14нче училищеда укыганда һөнәр генә түгел, тормыш дәресен дә күп ала. Оештыру сәләтен дә күрсәтеп, эретеп ябыштыручылар бригадиры була. Армиядән тагын да ныгып кайткан егетне шинелен салуның икенче көнендә үк үзе укыган Сатыш мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә чакыралар. “Декабрь ае. Укучылар белән эшне Тегермәнлек буасы бозын чистартып, тимераякта шуудан башладык. Икшермә мәктәбендә укыткан Энгель абый гамәлдән чыккан 5 пар чаңгы бирде. Шуларның зур үлчәмле ботинкаларын өчәр кат оекбаш белән киеп, укучылар ярышка китә иде. Күп көчле чаңгычы малайлар-кызлар бар иде Сатышта”,– дип сөйли үзе дә күп ярышлар призеры, 1976 елда биатлон буенча район чемпионы Фоат Әхмәтшин. Физик тәрбияне алгы планга куйган егет авылда мәктәп төзелеше башлангач, ничек итсә итә, әмма, спортның перспективасын күздә тотып, проектны үзгәртүгә ирешә, ягъни сәхнәсез спортзал корыла. Директорлары Рифкать Фатыйхов моңа күз йома, тикшерүче комиссиядән сәхнә җыелма була дип котылалар. Проектка караганда зуррак килеп чыккан спорт залына яшьләр агыла. Хәтта киномеханик Фәлвән Мансуров та, физкультурачыга, зинһар, бүген спорт залын ача күрмә, яхшы фильм алып кайттым, халык клубка килсен инде, дип ялына. Әйе, бар иде яшьләр кино караганчы, волейболны артык күргән еллар.
Ә ул вакытта “Марс” колхозының комсомоллары вожагы Фоат Әхмәтшинның ВЛКСМ райкомы секретаре итеп сайлануына пленумда ясаган чыгышы сәбәпче була. “Өченче”дән алып “Беренче”гә кадәр барлык баскычларны уза ул. Районда комсомол яшьләр белән эшләүдә яңалыклар күп кертелә ул елларда. Инде язмам героена кушылып, без – бәхетле буын дия алам. Чөнки СССРда тудык, белем алдык, хезмәт юлын башладык. Укытучыларыбыз да утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннары иде. Күпләр өчен комсомол башлангыч мәйдан булды. Алга таба күпләр җитәкче вазифаларда эшләде. Фоат Гаделша улының да комсомол яше чыккач, язмышы партия райкомының оештыру бүлеге мөдире Әһлиулла Арсланов бүлмәсендә хәл ителә: йә колхозга партком секретаре булып китәргә, йә эчке эшләр бүлегенә замполит. Милициягә дә кандидатуралар берничә була, өстенлекне Әхмәтшин ала. Катлаулы 90нчы елларда участок инспекторлары саны ике тапкыр арта, аларның халык алдында хисап тотуы кертелә, хезмәт итүчеләр составы арасында тәрбия чараларына таләпләр арта. Замполит үз бурычын үти, Саба милициясе кадрлар белән эшләүдә республикада алдынгылар сафында була. Алга таба аның тәҗрибәсе хәрби комиссариатта һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе вазифасында да бик ярап куя. Белгечлеге буенча югары белемле физкультурачы Фоат Әхмәтшинны күпләр 30 ел Сабантуйларда һәм башка ярышларда көрәшкә хөкемдарлык иткән судья буларак та белә. “Гадел хөкем итәсең, тикмәгә генә Гаделшевич түгел шул син”, диләр аңа. Ул әле бүген дә дуслары белән хезмәттә.
– Бәхетне үз кулларың белән тудырырга кирәк. Мин гомеремне халыкка кирәкле хезмәткә багышлавым, ул-кызым буй җитеп, миңа өч онык бүләк итүләре белән бәхетлемен. Әлбәттә инде, боларның барысы өчен дә, гомер буена минем белән бергә атлаган, хәзер дә миңа ярдәм итүдән туктамаган гаилә учагын саклаучы яраткан тормыш юлдашым Гәүһәриягә рәхмәтлемен, – ди ул.
Фәнил Мәүлетов.