Татарстанда 2019 елда 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм башка социаль объектлар төзеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Социаль-мәдәни объектларны төзү программалары кысаларында 2019 елга республикада 21 авыл клубы; 11 җирлекләр Советларының (башкарма комитетлары) биналары; 105 универсаль спорт мәйданчыгы; 8 блоклы модуль чаңгы базасы кору планлаштырылган. Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле 22 пункт төзү проекты ведомствоара килешүдә. Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 гыйнварына республикада 149,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 6,2 проценты. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә торак төзелеше өлкәсендә күләмнәрне арттыру өлешендә өстәмә йөкләмәләрне эшләү мәсьәләсе әзерләнә, Россия Төзелеш
Татарстанда быел 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк
28 января 201928 янв 2019
1
1 мин