Найти тему
Тюлячи Информ

Иң куңелле дә соң Раштуа да...

Кичә Православ динен тотучылар Раштуа бәйрәм билгеләп үтте.

Шушы уңайдан 7 гыйнвар көнне Теләче үзәк ял паркында урнашкан Төп Чыршы янында зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә Теләче, Ачы, Үзәк һәм Эбде авыллары үзешчәннәре актив катнашты .

Бирегә килгән халык аларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне Раштуа белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов котлады.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары