7 нче гыйнвар көнне рус халкы өчен көтеп алынган зур бәйрәм – Христос туган көн бәйрәм ителә.
Олылар һәм балалар бәйрәм чыршысы бизиләр. Бәйрәм чыршысы тирәсендә ,матур тормышка шатланып, җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, күнел ачалар. Бу бәйрәм һәрбер кеше күнелендә дуслык, яхшылык һәм мәрхәмәтлелек хисләре уята.Теләче урта мәктәбе укуылары бәйрәмне бик күңелле үткәрделәр. Бәйрәмдә конкурсларда катнашкан Родион һәм Ярослав Кочергиннар грамоталар белән бүләкләнгәннәр.