Найти тему
Тюлячи Информ

“Парламент дәресе - 2018”

20нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Парламент дәресе - 2018” кысаларында үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Укучыларны  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары тәбрикләде. Бу тантанада Теләче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Сәлмәнов Нарим да катнашты. Ул, сочинение язу конкурсында җиңү яулап, II дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды

-2
-3