Бүген көне буе Баландыш авылында бәйрәм гөрләде. Иң элек, мәдәният йортында балалар өчен "Сау бул Кыш бабай, исәнме Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмдә әлеге җирлектә яшәүче сабыйлар гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүче балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Сабыйларны шатландырырга дип Кыш бабай, Кар кызы һәм аниматор Ириска да килде. Сабыйларның шат елмаюлары бәйрәмнең малайларга, кызларга ошаганын тагын бер кат раслый. Чыршы бәйрәменнән бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде. Моның өчен әти-әниләр, килгән кунаклар балаларга онытылмаслык могжиза бүләк иткән иганәче Самат Мөхәммәтшинга олы рәхмәтле булып таралышты.
Кич белән төп чыршы янында Баландыш халкы Искечә Яңа елны бәйрәм билгеләп узды. Күңелле уеннар бер -берсен алыштырып кына торды. Җыр -моң бар дөньяга таралды.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.