Найти тему
Тюлячи Информ

Балаларның күңелен күрделәр

6 нчы гыйнвар конне Иске Жөри авыл клубында балаларнын Яна ел бәйрәме булып узды.

Килгән кунакларны  мәдәният фойесында тәмле коймак, тәм-томнар һәм пылау белән каршы алдылар.
Чакырылган аниматорлар Свинка Пеппа, Черепашка Ниндзя балалар  белән бергәләп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Чара барышында балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды. Барлык бу көнне сабыйлар аеруча актив булды, уеннарда чират торып катнаштылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килде. Барысы да үз һөнәрләрен күрсәтеп калырга тырышты. Шигырь дә сөйләделәр, җырладылар да. Фойеда балалар татлы мамык һәм попкорн белән сыйланды. Шулай ук балалар рәхәтләнеп батутта  да сикерделәр.
Ләйсән  Әхмәтҗанова.