Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай. Әлеге бәйрәмне аеруча сабыйлар көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызына хат язып, хыялларының чынга ашуын түземсезлек белән көтәләр.
Быел районыбызда ятим һәм тәрбиягә алынган, мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль яктан куркыныч хәлдә 7гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларның хыялын “Газпром-Трансгаз-Казан” җәмгыяте тормышка ашырды. Сабыйларга алар тарафыннан әзерләнгән Яңа ел күчтәнәчләре тутырылган 177 пакет таратылды.
Әлеге балалар өчен район мәдәният йортында “Яңа ел” тамашасы да узды. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов балаларга яңа ел теләкләрен җиткерде. Кыш бабай белән Кар кызы тамашада катнашучыларның күңелен күрде. Сабыйлар үзләренең җыр-моңга гашыйк икәнлекләрен күрсәтте, төрле кызыклы уеннарда катнашып ял итеп, күңел ачтылар.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.