Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә Байлар Сабасы бистәсе һәм авыллар урамнары, сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр, социаль объектлар биналары фасадлары үзгәрешләр кичерә. Алардагы матурлык салават күперенең барлык төсләре белән утлар кабынган кичке вакытта аеруча сизелә. Ә күңеллесе, әлбәттә, үзәк мәйдандагы төп чыршы утларының балкышы. Шул вакытта кар-боздан ясалган Кыш бабайлар, кар кызлары, урман җәнлекләре дә җанланып парадка тезелә. Районыбыз учреждениеләре, оешма-предприятиеләре тамашага быел тагын да оригинальрәк номерлар әзерләгәннәр. Парадны беренче булып башлаган мәдәният хезмәткәрләре мәйданга көпшәсеннән утлар чәчеп торган танк белән керде. Бортмеханигы – яшь кенә малай. Техника читкә каера башласа, командирлары Рөстәм Заһидуллин күпләрне шаккаттырып, аны җәһәт кенә туры юлга чыгарып куйды. Ничә метрлап материал киткәндер, әмма мәдәният хезмәткәрләре кулында җилфердәгән Россия, Татарстан һәм районыбыз әләмнәре халыкларны дуслыкка, бердәмлеккә чакыру булып кабул ителде. Са