Яңа 2019 елны җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең “Мишә” бүлекчәсе механизаторлары да күтәренке рухта каршылый. Ник дигәндә, тырма, тагу җайланмаларын һәм культиваторларны ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Инде чәкечләрне ремонтларга алынганнар. - Аларны да декабрь азагына кадәр ремонтлап бетерәчәкбез. Берсе генә калды. Ә Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәреннән соң тракторларны карап, рәтләп чыгарга ниятлибез.Узган ел бик яхшылап төзекләндергән идек үзләрен. Быел җитди ватылган тракторларны хәтерләмим. Кыскасы, финанс кыенлыкларына карамастан, үз мөмкинләребез һәм биредә хезмәт куючы егетләрнең биниһая зур тырышлыгы белән, һава торышы чагыштырмача җылы һәм энергетика ресурсларына азрак чыгымнар тотылган чакта язгы кыр эшләрендә катнашачак тагылма машиналарны ремонтлап куя алдык. Хәзер ремонтчы егетләр тыныч күңел белән ялга китә ала, - дип таныштырды мине башкарылган эшләр турында остаханә мөдире Фәннур Гыйльманов.
Иске яңаны саклый диелә халык әйтемендә. Мишәлеләр дә шушы хакыйкәтькә тугры калган хәлдә, иске детальлләрне кырып, кырдырып, эретеп ябыштырып, утта кыздырып, чүкеп дәүләт стандартларына туры китергәннәр.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.