Бүген район полиция хезмәткәрләре аз керемле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күңелен күрә.
Безнең районда 18 имин булмаган гаилә полициядә исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә барлыгы 29 бала тәрбияләнә.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2018 елның 10 декабрендә 358 номер белән чыгарылган боерык нигезендә “Полиция Кыш бабае” исемле хәйрия акциясе үткәрелә. Ел саен район эчке эшләр бүлеге хезмәт коллективы полиция бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен күчтәнәч-бүләкләргә акча җыя, һәм Полиция Кыш бабае аларны өйләргә барып, балаларның үзләренә яки аларның әти-әниләрен тапшыра. Хәйрия акциясе 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.