Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Теләчебездә искиткеч матур кар сыннары, аллы – гөлле утлар белән бизәлгән чыршыларга күмелде.
Теләче аеруча күңелле. Гадәттә, һәр оешма Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре алдыннан үз биләмәсен бәйрәм атрибутлары белән бизи. Һәрберсе үзенчә тырыша. Бу гадәт авыл җирлекләре өчен дә ят түгел. Моның күркәм мисалын без, 24 декабрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев белән күреп кайттык. Мәсәлән, Ямбулат авылында һәр почмакта бәйрәм рухы. Әйтик, идарә, ферма һәм авыл клубы каршына зур осталык һәм зәвык белән кар сыннары ясалган, аллы-гөлле утлар белән бизәлгән чыршылар куелган. Әлеге матурлыкны терлекче, идарәдә һәм бюджет сферасында эшләүче ханымнар тудырган. Кар сыннары ясау кыен эш, ә матурлыкны тудыруның кайчан җиңел булганы бар?! Алай гына да түгел, бизәлгән чыршыны без, Ямбулат авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында 200 башка исәпләнгән терлек торагында да күрдек. Чыршыларны урманнан ширкәт идарәсе кайтарткан.
- Электән килгән гадәт буенча чыршыны ферма каршына гына гына түгел, эченә дә куйдык. Күңелләргә дәрт, беләкләргә көч биреп торсын дидек. Радиодан ишетелгән дәртле җырларны тыңлый-тыңлый эшлибез. Шул рәвешле эшнең авырлыгы гына түгел, дөньяның башка мәшәкатьләре дә онытыла. Бүген күңелебез аеруча күтәренке, чөнки Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Хезмәт хакын да озак көттермәсләр. Без үз туган авылыбызда яшәвебез, эшләвебез белән бәхетле. Аллага шөкер эшебез бар дибез. Эш күрсәткечләребез дә начар түгел. Моңарчы район буенча беренче өчлектә булдык. Кичке савымнан кайткач, клубка репитициягә барасыбыз бар әле. Беркадәр өйрәнмичә, чарланмыйча булмый. Балмаскарадка әзерләнәбез. Һәркайсыбызның үзенә генә хас роле, номеры бар. Бездә ул 31 декабрь көнне була. Сез дә килегез, үкенмәссез. Күңелле һәм мавыктыргыч булачак. Авыл халкы, кайткан кунаклар тамашадан ел да канәгать калалар, - диделәр биредә хезмәт куючы савымчылар бертавыштан.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.