10 августтан 22 октябрьгә кадәр республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында 6 нчы “Без - Россия гражданнары!” дип исемләнгән иҗади бәйге үткәрелгән иде.
Әлеге бәйгедә районыбыз балалары һәм яшьләре дә актив катнашты. Мәсәлән, Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айрат Якупов (җитәкчесе, татар теле һәм әдәбият укытучысы - Гөлфия Нил кызы Шәяхмәтова) “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” номинациясендә җиңү яулады. Ул Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Айратны җиңүе белән ихлас котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүен телибез!
Шулай ук бәйгедә актив катнашканнары өчен Теләче урта мәктәбе укучысы Константин Плечистов, Алан урта мәктәбе укучысы Роза Коломиец, Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Марат Корбанов та бүләкләнделәр.