Узган шимбәдә Теләче үзәк ял паркында Яңа елның Төп Чыршысы аллы-гөлле утларын кабызды.
Бу көнне райондашларыбыз, районыбыз кунакларының йөзендә чын бәйрәм рухы балкыды. Бирегә җыелган һәр кеше бер-берсенә елмаюлы караш бүләк итте һәм якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады. Әиң ихлас, садә елмаю чаткылары балалар йөзендә булды.
Һава торышы салкын булуга карамастан, райондашларыбызның бәйрәмдә актив катнашуы аеруча сөендерде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы тамаша җыр-биюгә бик бай иде. Кыш бабай белән Кар кызы да тамашаны үтә җанлы, мавыктыргыч итеп чыгыш ясадылар. Кыш бабай җор теллелек күрсәтсә, Кар кызы җырларга һәвәс булып чыкты. Билгеле ки, бәйрәмнең зур бизәге якташыбыз, халык артисты Рәсим Низамовның чыгышы булды, Аның җырлары күңелләргә дәрт, җиңеллек һәм бәйрәм рухы өстәде. Әлеге бәйрәм районыбыз авылларыннан килгән Кыш бабай белән Кар кызларының күплеге белән дә истә калды. Өстәвенә, үзләре матур итеп җырлап та, биеп тә күрсәттеләр. Район Сәнгать мәктәбе, район Балалар иҗат үзәге укучыларының, аерым башкаручылар - республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, апалы-сеңелле Илһамия һәм Лилия Нәҗметдиноваларның да җырлары, биюләре тамашачыларның күңеленә хуш килде, аларның чыгышы алкышларга күмелде. Бәйрәмгә килүчеләр алар белән бергә биеде, җырлады, рәхәтләнеп күңел ачты. Ә сабыйлар Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән фоторәсемгә төшеп бу көннең якты хатирәсен истәлеккә калдырды. Шулай ук алар рәхәтләнеп кар тавыннан шуды, Төп Чыршыга озата баручы кардан ясалган сыннарны карап сокланды. Сокланмаслык та түгел шул. Оешма-предприятие хезмәткәрләре, салкын дими, кар дими, тырышып, кардан сыннар ясарга зур җаваплылык белән алынды. Безнең район халкы һәр эштә дә үрнәк. Бу хакта бәйрәмне тантаналы төстә ачып җибәргән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да ассызыклап узды.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.