Найти тему
Тюлячи Информ

Уңыш сере -тырышлыкта

Тиләҗе авылы егете Ришат Зәйнетдиновны районда гына түгел, республикада яхшы беләләр.

 Балачактан спортка тартылучы Ришат үзенең тыйнаклыгы, әдәплелеге белән башкалардан аерылып торды. Бәйгеләрдә җиңү яулаган егет безнең исәпсез сорауларга: “Тренерым яхшы минем, башкалар да яхшы  нәтиҗә күрсәтте”, - дип  җавап кайтара иде. Спорт белән  кечкенәдән дус егет  кул көрәше  буенча узган ярышларга йөреп,  дөнья буйлап сәяхәт иттә дисәң дә ялгыш булмас. Остазы Айрат Кыямов белән  физик мөмкинлекләре  чикләнгән  кешеләр арасында армспорт буенча Россия чемпионатында беренче урын, Польшада узган дөнья чемпионатында   беренче урын һәм мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында янә Европада  беренче урынны яулады.  Берничә тапкыр дөнья чемпионы булып калган егетнең уңышлары хакында бик күп сөйләргә, язарга була. Ләкин, әлеге уңышлар артында күпме хезмәт, тырышлык ятканын Ришат Зәйнетдинов үзе генә белә.
 Ришат Тиләҗе авылында  ике балалы гаиләдә дөньяга килә.  Язмыш бөтерчек кебек малайга бик иртә сынауларын әзерли. Алты яшьтә Ришатка  штрюпель авыруы диагнозы куела. Шуннан соң әнисе  Айсылу ханым бик күп йокысыз төннәр кичерә. Еллар дәвамында бик күп хастаханәләрдә,  тернәкләндерү үзәкләрендә ятарга туры килә. Якыннары улларының тормышта шул ук вакытта үз урынын табасына ышана. Моның өчен алар вакытларын, көчләрен дә кызганмыйлар.  
Мәктәп бусагасын атлап кергәч авырлыклар тагын да арта. Кайбер балалар аннан көләргә дә тартынмый. Моңа карап кына Ришат, күңелен төшерми, юк - барга исе китми, тырышып белем ала. Кул көрәшендә беренче адымнарны атларга ярдәм иткән укытучысы  Мөхәммәт Фәләхиев белән бәйгеләрдә үзен сыный башлый. Районда беренче   тапкыр  алдынгы урын алганы бүген генә кебек.
Айрат Кыямов җитәкчелегендә Ришат Зәйнетдинов 2019 елның февраль аенда Сочида  узачак  Россия беренчелегенә әзерләнә. Зур җиңүләргә ирешкән гади генә авыл егете,  Россиянең спорт остасы  исеменә лаек булды. Бүген ул  Идел буе физик культура һәм спорт академиясенә адаптив физик культура факультетында белем ала. Тормыш сынауларын җиңгән егетнең бүген уңышлары гына түгел, дуслары  да күп. “Батыр” спорт комплексында инструктор булып эшли.
 -Спортчы турында кызыклы фактлар
-Яраткан шөгылье - табигатьтә булу.
-Өстенлек биргән төсе- барлык төсләрне дә ярата.
 -Музыкага карата фикере- татар җырларына гашыйк.
-Спортка аяк атлаучыларга теләге- ялкауланмый шөгыльләнергә, тренерны тыңларга, барысы да үзеңнән тора.
-Кызларның тыйнак, тәүфыйклы, сабыр һәм тырыш булуларына игътибар итә.
-"LADA Priora" автомобилендә йөри.
-Төп принцыбы- Һәрберебез кеше булып калыйк
-Кул көрәшендә тапкыр  …. призлы урын яулаган.
 P.S. 2014 елда армспорт  буенча Россиянең “Иң яшы спортчысы” исеменә лаек райондашыбызТатарстанның җыелма команда составында. Авырлыклар алдында югалып калмау, үз-үзенә ышануы Олы Тиләҗе авылы егетен …. дөнья чимпионатында җиңү яулауга китергән.
Эльмира Әхмәтҗанова.