Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Икътисадый хезмәттәшлек Теләчегә Удмуртиядән килделәр

Татарстан белән Удмуртия Республикалары арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәния хезмәттәшлек турында килешү бар.

Килешү сүздә генә калмый.  Узган атнада  әлеге хезмәттәшлекнең  аеруча  эшмәкәрлек юнәлешендәге переспективалары  турында сөйләшергә  узган атнада республикабызга өч көнгә  Удмуртия Республикасы делегациясе килде. Шулай ук аграр сектор, яңа технологияләр белән дә кызыксыну бар.  Шул максаттан 4 декабрь көнне районыбызда Удмуртия Республикасы  Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Свинин җитәкчелегендә 10 кешелек делегация булып китте. Моннан тыш, алар Казан, Чаллы шәһәрләренең дә эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Кунаклар эшлекле сәфәр вакытында районыбыздагы эшмәкәрлек үсеше һәм эш юнәлешләре белән таныштылар.  Районыбыз кунакларын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасарлары каршы алды, кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары буенча озата йөрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.