Найти в Дзене
Тюлячи Информ

“Күренеп тор” акциясе

“Күренеп тор” акциясе кысаларында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катннашында танып-белү чарасы узды. Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктылык  кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты балаларга  яктылык кайтаргыч элементлар ( каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Чара ахырында балалар яктылык  кайтаргыч элементлары белән флэшмобта катнаштылар.

“Күренеп тор” акциясе кысаларында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катннашында танып-белү чарасы узды.

Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктылык  кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты балаларга  яктылык кайтаргыч элементлар ( каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Чара ахырында балалар яктылык  кайтаргыч элементлары белән флэшмобта катнаштылар.