Найти тему
Тюлячи Информ

Бер җылы сүз җитә

12 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче Тәгзимә Усмановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары гына түгел, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов котлады. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Ул район башлыгын үзен тәбрикләргә килүен күргәч, куанычыннан  күз яшьләре тәгәрәде. “Рәхмәт онытмыйча килгәнегезгә, исән -сау йөрегез”, - дип изге теләкләрен җиткереп, дога укыды.
 Тәгъзимә апа Максабаш авылында туып үсә, бәхет эзләп читтә йөрми. Гомерен туган авылында үткәрә. Авылдаш егете Хөрмәт абыйга тормышка чыгып, ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Авылда нинди  авыр хезмәт бар, барысын да аның куллары аша үтә. Тегермәндә  зур капчыкларга он тутыра. Чөгендер, бәрәңге басуында, ындыр табагында   алны- ялны белмичә эшләргә туры килә.
Бүген Тәгъзимә апаның бер улы инде вафат. Сабыр анага бала хәсрәте дә күрергә туры килә.  Дүрт оныгы, өч оныкчыгы бар. Ислам дине кануннары буенча яшәгән  Тәгзимә Усманова, сәламәтлеге какшаса да, догалар укуыннан туктамый.
Эльмира Әхмәтҗанова.