Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Безнекеләр - өченче урында

23-24 ноябрь көннәрендә Казанда “Ак барс” көрәш сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге булып узган иде.

Республика беренчелегендә 45 команда, 367 көрәшче катнашты. Анда районыбыз җыелма командасы Балтач һәм һәм Әлмәт командаларыннан азга гына калышып  өченче урынны яулады.
Шәхси беренчелектә, 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Фирзәр Гыйниятуллин - беренче, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Азат Нурмөхәммәтов - икенче, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Ранис  Галимуллин һәм 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Илдар Гыйниятуллин - өченче урыннарны яуладылар. 6 декабрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында көрәшчеләребезне әлеге җиңүләре белән  тәбрикләү тантанасы булды. Ярышта яуланган Кубок белән Мактау грамотасы тантаналы рәвештә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тарафыннан җыелма команда әгъзасы Азат Нурмөхәммәтовка тапшырылды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 7 һәм 8 декабрь көннәрендә Казанда “Ак барс” көрәш сараенда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге уза. Анда республикабыз данын яклап, быелгы республика чемпионы Фирзәр Гыйниятуллин да чыгыш ясый. Аңа уңышлар телибез.