Өйләнгәч, улының гыйбадәтләренә игътибарлы булуын, вакытында үтәвен күреп, бик сөенә әни кеше. Шушы сөенечен килене белән дә уртаклаша:
– Мин 30 ел буе өйрәтә алмаганны син 30 көндә өйрәттең? – ди ул күз яшьләрен сөртеп.
Килен кеше дә югалып калмый, каенанасын юатырлык сүзләр таба:
– Әни, синең ишеткәнең бардыр инде менә бу кыйссаны: кеше күп йөри торган юлга зур бер таш куеп киткәннәр, ди. Ул халыкка бик комачаулый икән. Арадан берәү бу ташны ватып юлны чистартырга карар кылган. Кәйлә белән ташка суга башлаган. Ватылмый да ватылмый икән. 99 тапкыр суккан ул аңа һәм хәле китеп читкәрәк китеп утырган. Узып баручы икенче берәү, ярдәм итәргә уйлап, кәйләне алган да каты итеп сугып җибәргән. Сугуы булган – таш ярылган. Таш астыннан бер янчык акча да килеп чыккан. Бер сугу белән ватканы: “Мин ваттым аны. Алтын миңа булырга тиеш”, – дигән. Бәхәсләшеп киткәннәр. Үзләре генә чишә алмагач, хөкем кылучы янына барырга уйлаганнар. Хәлне аңлатканнар. Хаким боларны игътибар белән тыңлаганнан соң, беренчесенә алтынның 99 өлешен, икенчесенә бер өлешен бүлеп биргән һәм әйткән: “Ташны ватучыга бер генә өлеш, чөнки инде 99 тапкыр сугылган булмаса, ул аны бер сугудан вата алмас иде”, – дигән. Син 30 ел тырышмаган булсаң, мин дә 30 көндә өйрәтә алмас идем.