Уфа кызы Бөек Британия башкаласында эксклюзив экскурсия маршрутлары оештырган.
Галина Никитина Уфа мәктәпләрендә 20 ел инглиз теле укыткан.
- Ирем белән икебез дә бер дәрәҗәдәге хезмәт хакы алып эшләгәндә бездән дә бәхетле кеше юк иде, - дип хәтерли ул. - Әмма ул эшкуарлык юлыннан кереп китеп, югарырак социаль статуска күчкәч, гаиләдә тынычлык, аңлашу бетте. Без аерылыштык. Балабыз үзаллы тормыш юлыннан киткәч, мин, күптәнге хыялымны тормышка ашырып, еш сәяхәт итә башладым, интернет аша да ил кешеләре белән еш аралаштым. Лондонда яшәүче Энтони белән сәнгать, сәяхәтләр турындагы сөйләшүләр мәхәббәткә әверелде. Берничә ел инде без бергә. Елына ике тапкыр Уфага кайтам, җәй көннәрендә ирем дә иярә. Лондонда мин экскурсовод булып эшлим, туристларга үзем белгән Лондон белән танышырга тәкъдим итәм. Кызлар, билгеле фильмда әйткәнне үзгәртеп, илледән соң тормыш башлана гына, диясем килә сезгә!
Харап бит!
Фото: гаилә архивыннан