"Ура - дусларга!", "Ура - бүләкләр!" тернәкләндерү үзәгенең уңайлы залында «Яңарыш» кунакларын һәм тәрбияләнүчеләрне шундый күңелле сүзләр белән каршы алдылар. Клоунесслар чакырылган дуслар өчен «Төрле төстәге кар бөртекләре» дигән күңелле бәйрәм әзерләделәр. Кызыклы мәзәкләр, хәрәкәтчән уеннар, әниләр өчен спорт эстафеталары иҗади номерлар белән алмашты, аларны 14-нче номерлы прогимназиянең яшь йолдызлары һәм В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ (ИЭУП) БФ көллияте студентлары әзерләгән иде. Балалар өчен бәйрәм «Дуслык» муниципаль проектын тормышка ашыру һәм "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенең 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Үзәкнең туган көне уңаеннан оештыручылар һәм кунаклар: Юлия Мельникова җитәкчелегендәге «Кызыклы эшләр Республикасы" иреклеләр отряды активистлары (14нче прогимназия), Рамилә Усманова җитәкчелегендәге «Скаут Бөгелмә» иреклеләр отряды волонтерлары (3 нче мәктәп) , Надежда Кожевникова җитәкчелегендәге «HELP» иреклеләр о