Бөгелмәдә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бик күп хәйрия чаралары үтте. Аларның чираттагысы 7 декабрь көнне Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында узды.
Биредә 11нче ел рәттән үткәрелә торган «Йөрәктән йөрәккә» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивале гөрләде.
Талант – бик зур киртәне дә җиңеп чыгарга сәләтле көч. Фестивальдә катнашучы артистларга һәм тамашачыларга ишетмәүләре, хәрәкәтләре чикләнгән булу бөтенләй дә комачауламады.
– Бу фестиваль – игелек, илһам, иҗат бәйрәме. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең танатларын ачырга ярдәм итә. Алар сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, иҗатка кереп китеп китеп, үзләренең талантларын ачалар һәм башкаларга да үрнәк күрсәтәләр, танышларын, якыннарын да үзләре артыннан ияртәләр. Без бу фестивальне бик кирәк дип саныйбыз, чөнки ул мөмкинлекләре чикле кешеләргә Бөгелмә тормышында һәм иҗтимагый эшләрдә катнашырга мөмкинлек бирә”, – дип, уй-фикерләре белән уртаклаша мәдәният идарәсе җ