7 декабрьдә районыбызда Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча районнары катнашында «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының зона этабы узып, Саба гимназиясенә әлеге районнарның иң үрнәк ата-аналар комитетлары җыйналды. Педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр бердәмлеген, нәтиҗәле эшчәнлекләрен күрсәтүче конкурска барлык коллективлар да зур әзерлек белән килгәннәр иде. Әлеге мәртәбәле бәйгенең район этабында иң лаеклысы дип Олы Кибәче урта мәктәбенең V сыйныфы (җитәкчесе Сиринә Сафина) ата-аналар комитеты танылып, зона турында районыбыз данын яклау хокукына ия булдылар. Чарада катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов уңышлар теләде. «Тәрбия мәсьәләсендә укытучыларның гына түгел, әти-әнинең дә роле зур. Шуңа әлеге проект бик тә әһәмиятле»,- диде җитәкче үз чыгышында. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Семен Федоров да мәктәп белән әти-әниләр бердәмлегендә генә уңышка ирешеп булуын һәм әлеге конкурс һәр сыйны
