Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

«Кешенең ризык табу мәшәкате белән генә юыла торган гөнаһлары да бар» (Хәдис)

Ислам дине кәсеп итәргә өнди

Кеше һөнәр алырга, ризык табу белән шөгыльләнергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисендә аңлатылганча, ана карынындагы балага 4 ай да 10 көн булгач җан өрелә һәм ризыгы, гомер озынлыгы, эшләре, бәхетле яки бәхетсез булачагы языла. Эшләре дигәнне һөнәре дип тә аңлаталар. Адәм баласына кәсеп итү зарурлыгын Коръән аятләре дә хәбәр итә:

«Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык» (Нәба сүрәсе, 11 аять).

«Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп кәсеп итегез...» (Җомга сүрәсе, 10 аять).

Тормыш кирәк-яракларын хәләл яки рөхсәт ителгән юл белән табу яхшы гамәл санала, һәм моның өчен савап та языла. Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: «Кешенең ризык табу мәшәкате белән генә юыла торган гөнаһлары да бар», – дигән.

Ислам дине кешене үзен һәм гаиләсен тәэмин итәр һәм, әле булдыра алса, күршесенә, туган-тумачасына да ярдәм күрсәтер өчен хәләл юл белән мал табарга өнди.

Пәйгамбәребез (с.г.с) нең сәхабәләре сәүдә белән шөгыльләнгәне мәгълүм. Су юлы белән дә, коры җирдән барып та сату иткәннәр. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, имам Абу Хәнифә бөек ислам галиме генә түгел, сәүдәгәр дә булган.

Гомумән, сату-алу белән шөгыльләнү исламда бик мактаулы гамәл, ләкин бер шарт белән: бу эшкә алынган кеше, үзе дә белмәстән гөнаһка төшмәс өчен, аның нигезләрен яхшылап өйрәнергә тиеш.

Сәүдәнең рөхсәт ителүе Коръән Кәримдә дә бәян ителгән: «...Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды...» (Бәкара сүрәсе, 275 аять).

Шулай ук хәдисләр дә күп:

«Гадел сәүдәгәр Кыямәт көнендә гареш күләгәсендә булыр»,

«Гадел сәүдәгәргә җәннәтнең кайсы ишегеннән керсә дә каршылык күрсәтелмәс»,

«Сәүдә белән шөгыльләнегез, дөреслектә, анда ун өлеш ризыкның тугызы салынган».

Кыскасы, матди яктан адәм баласы үз-үзен кайгыртырга тиеш. Ислам дине теләнчелекне тыя. Пәйгамбәребез (с.г.с) бер хәдисендә болай дигән: «Үзенә теләнчелек ишекләрен ачкан кешегә Аллаһы Тәгалә җитмеш фәкыйрьлек ишеген ачар». Бу урында тагын бер хәдис китерәсе килә: «Кеше үзенең намуслы хезмәте белән эшләп тапканнан да яхшыракны ашамады», – дигән пәйгамбәребез (с.г.с).

Диндә «дөньядан читләшү» яки зөһед дигән төшенчә дә бар. Ислам галимнәре аңлатуынча, зөһеднең хакыйкый мәгънәсе дөньядан тулысынча читләшү түгел, ә йөрәкне дөньялыктан чистарту яки гел дөнья куып кына яшәмәү. Имам Әхмәдтән: «Бай кеше дөньядан ваз кичкән бәндә була аламы?» – дип сорагач, ул: «Әйе, була ала. Әгәр байлыгы артканда артык сөенмәсә, ә малы кимегән вакытта артыгын көенмәсә», – дигән.